news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рифкать Миңнеханов: Роберт абыйны саклап калып булмады шул

Бүген җәмәгатьчелек Камал театры алдындагы мәйданнан халык шагыйре Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озатты. Шагыйрь Тынычлык бистәсе зиратына җирләнде.

Рифкать Миңнеханов: Роберт абыйны саклап калып булмады шул
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Роберт Миңнуллин белән хушлашу мәрасименә килгән Рифкать Миңнеханов бу шәхес эшчәнлегенең әһәмиятен еллар үткәч аңлый башларбыз дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Без әле бүген Роберт Миңнуллин эшчәнлегенең әһәмиятен аңлап бетермибездер. Еллар үткәч без аның зурлыгын аңлый башларбыз. Без бит әле аның булуына ияләнгән идек: ишетә, күрә, язганын укып бара идек», — диде ул.

Рифкать Миңнеханов Роберт Миңнуллин белән бер йортта күршеләр булып яшәгән. «Мин аның иртән бишенче яртыдан карда шыгыр-шыгыр йөргәнен күрә идем. Мин эшкә барырга чыкканда ул йөреп кайта иде — күрешә идек. Бик актив тормыш алып барды», — дип искә ала ул.

«Матур кеше иде. Матур гаилә. Матур балалар. Бик иртә китте. Минем әти дә шулай бик иртә китте бит. 70 яшь иртә инде ул. Саклап калып булмады шул Роберт абыйны. Бездән генә тормады. Авыруын күрсәтеп йөрмәде, иҗат итте. Ахыргы шигырьләрендә бу көннәр киләсен сизенгәнлеге күренә иде инде», — диде озак еллар республикада ЮХИДИ идарәсен җитәкләгән Рифкать Миңнеханов.

Бүген җәмәгатьчелек Камал театры алдындагы мәйданнан халык шагыйре Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озатты. Шагыйрь Тынычлык бистәсе зиратына җирләнде.


Галерея: Халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән хушлашу
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100