news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Өйдә торыгыз» бөтендөнья акциясенә кушылды

Instagram социаль челтәре кулланучыларны коронавирус таралуны булдырмас өчен өйдә калырга өндәүче акция башлап җибәрде.

Рөстәм Миңнеханов «Өйдә торыгыз» бөтендөнья акциясенә кушылды

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Өйдә торыгыз» бөтендөнья акциясенә кушылды. Язма Instagram социаль челтәре сторисында хәзер акциянең махсус стикеры белән алып барыла.

Instagram «Өйдә торыгыз» стикерлары белән сторисларны «Өйдә» исеме белән туплый башлады.

Шул рәвешле социаль челтәр кулланучылар өйдә калырга һәм яңа типтагы Covid-19 коронавирус таралу шартларында карантин чараларын үтәргә чакыра.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, коронавирус инфекциясе йоктырган татарстанлыларның гомуми саны ундүрткә җиткән. Авыру йоктыручыларның барысы да читтән кайтучыларда ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot