news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия фонды Россия халкына апрель ае өчен пенсия һәм пособиеләр күчерде

Пенсияләрне һәм пособиеләрне вакытыннан алда күчерү коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чаралары белән бәйле.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Россия Пенсия фонды Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына түләүләрне дә кертеп, апрель ае өчен пенсия һәм пособиеләрне билгеләнгән вакыттан алданрак күчерде. Бу хакта Россия Пенсия фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Россия Президенты указы нигезендә 30 марттан 3 апрельгә кадәр эшләми торган атна булганлыктан, Россия Пенсия фонды пенсия түләү оешмаларына апрель аена пенсияләр һәм пособиеләр түләүне вакытыннан алда башкару өчен акча күчерде», — дип аңлаттылар фондның матбугат хезмәтендә.

Аерым алганда, 26 мартта Россия Пенсия фонды «Россия Почтасы»на һәм калган оешмаларга 30 марттан 8 апрельгә кадәр булган түләүләр өчен 113,2 млрд сум акча күчергән. Шуларның 17,7 млрд сумы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей елы уңаеннан ветераннарга бер тапкыр бирелә торган түләүләр өчен билгеләнгән.

Икенче көнне, 27 мартта, фонд банкларга — 1-12 апрель вакытында һәм «Россия Почтасы» на 9-12 апрель вакытындагы түләүләрне оештыру өчен 356 млрд сум акча җибәрде. Шулай итеп, алдан финанслауның гомуми күләме 469,2 млрд сум тәшкил итә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россиядә киләсе атна Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә эшләми торган атна дип игълан ителде. Бу чара яңа типтагы Covid-19 коронавирусының тиз таралу куркынычын булдырмаска тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100