news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Сафиуллин коронавируслы паника турында: Кайберәүләр коткыны махсус тарата

Кризис шартларында «мәгълүмат кибәген» дөреслектән аера белергә кирәк.

Марат Сафиуллин коронавируслы паника турында: Кайберәүләр коткыны махсус тарата

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Хәзерге вакытта коронавирус эпидемиясе белән бәйле вазгыятьтә кайбер мәгълүмати каналлар икътисади файда алу өчен кешеләр арасында коткыны махсус оештыра. Бу хакта Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе каршындагы Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге директоры, КФУның икътисад һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин сөйләде.

Ул хәзерге шартларда мәгълүмати уйдырманы дөрес мәгълүматлардан аера белергә кирәклеген искәртте.

«Мин җәмгыять үзе өлгерер һәм аңлар дип өметләнәм — үз товарларын күбрәк сату өчен, аңлы рәвештә идарә итә торган мәгълүмат каналлары бар. Кызганыч, кайбер җитештерүчеләр үз бурычларын хәл итү — бәяләрне күтәрү өчен бу эштән бик файдалана», — дип аңлатты Сафиуллин.

Аның сүзләренчә, быелгы кризис нәтиҗәләре дәүләт өчен сабак булачак, аңа мәгълүмати һөҗүмнәрдән саклану өчен нәтиҗәле механизмнар эшләргә кирәк була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100