news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиде яшькә кадәрге баласы булган аз керемле гаиләгә пособие 1 июньнән бирелә башлый

Владимир Путин 15 гыйнварда Федераль Җыенга Юлламасында өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләр кертергә кушты.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Россиядә аз керемле гаиләләр 1 июньнән өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге бала өчен айлык түләүләр алачак. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Россия Хезмәт министрлыгына, Россия Финанс министрлыгына, Россия Икътисади үсеш министрлыгына, Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрына, Россия Федераль салым хезмәтенә Россия Пенсия фонды һәм башкарма хакимиятнең башка органнары белән берлектә, 1 июньнән Россиядә балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50 проценты күләмендә айлык түләүне оештырырга», — диелә хәбәрдә.

 Башкарылган эшләр турында 20 апрельгә кадәр Россия Хөкүмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Россия Президенты Владимир Путин 15 гыйнварда Федераль Җыенга Юлламасында өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр кертергә тәкъдим итте. Алар кереме бер кешегә яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә бирелергә тиеш. Өстәвенә, бу хезмәт гражданнар өчен максималь уңайлы һәм гади булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100