Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә язгы чакырылышта 200 дән артык егет хәрби хезмәткә алына
Бүген Әлмәт драмтеатрында “Хәрби хезмәткә чакырылучы көне” социаль-патриотик акциясе булып узды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Әлмәт, 28 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген Әлмәт драмтеатынрда “Хәрби хезмәткә чакырылучы көне” социаль-патриотик акциясе булып узды, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.
Анда сугыш ветераннары, хәрби чуалышларда катнашучылар, бүген армиядә булучыларның әти-әниләре, хәрби хезмәткә каралучы яшьләр, кадетлар катнашты. Хәзерге вакытта 400 дә артык әлмәтле - хәрби хезмәттә. Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, хәрби комиссар Ришат Сабиров алар турында бары тик яхшы хәбәрләр генә ирешүен җиткерделәр. Ришат Сабиров әйтүенчә, язгы чакырылышта Әлмәт районыннан 200 дән артык егет хәрби хезмәткә алыначак. Сәхнәдән аларга уңышлы, тыныч хезмәт, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Акция бүләкләргә дә бай булды. Хәрби-париотик бәйгедә призлы урын алганнар да сәхнә түренә чакырылды. Физкультура көллияте командасы төбәкара бәйгедә - беренче, республикада икенче урын алган. Уллары яхшы хезмәт иткән әниләргә дә бүләкләр тапшырылды. Концерт номерлары да бик җылы кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз