news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим Илдар Низамовны соңгы юлга озаттылар

Илдар Низамовны бүген туган ягында — Әтнә районы Чишмәле Сап авылында җирлиләр.

Галим Илдар Низамовны соңгы юлга озаттылар
Владимир Васильев

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген татар җәмәгатьчелеге журналист, филология фәннәре докторы, профессор Илдар Низамовны соңгы юлга озатты.

Казанның Себер трактындагы Республика суд-медицина экпертизасы бюросыннан оештырылган бәхилләшү чарасын КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин алып барды. Ул үзе дә Илдар Низамов шәкерте. 

«Безне укытты, татар сөйләме фәне, стилистикадан белемнәр бирде. Бик әйбәт язучы да, публицист та, фән эшлеклесе, зур галим дә — бар яктан үрнәк булды. Диплом эшемне дә Илдар Маликович белән яздым,  журналистиканың телен, стилен өйрәндем. Алга таба дәвам иттем. Телнең асылын, байлыгын яхшы белгән журналистлар тәрбияләде ул», — дип искә алды Васил Гарифуллин.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков бөтен татар журналистикасы өчен бүген кайгылы көн булганын әйтте. «Журналистика факультетында укып, Илдар абый белән элемтәдә булмаган, аның җылысын тоймаган кеше юктыр. Татар теленең журналистикада камил, җиңел булуына зур өлеш керткән кеше ул. Чын мәгънәсендә экспериментатор иде, яңалыктан курыкмады. Ул безгә компьютерны да „санак“ дип әйтергә кирәк дип өйрәтте», — дип искә алды.

Илдар Низамов «Матбугат. ру» порталында махсус сәхифәсен алып барган. «Илдар Низамов һөнәренә тугры, педант кеше, безне дә шулай эшләргә өйрәтте. Ул тел сагында торган шәхес. Соңгы язмасы бездә 10 февральдә чыккан, дәвамы бар дип куелган булган…» — диде Матбугат.ру порталы җитәкчесе Данил Сәфәров.

«Илдар Малик улы хезмәттәш буларак, киң күңелле, гади кеше иде, хәлләрне сорап, шаяртып, кәефне күтәрә иде, киңәшләре, укыту ярдәмлекләре белән булыша иде. Фәнни принципларына тугры калды, үзенең фәнни мәктәбен булдырган кеше ул. Шәкертләр тәрбияләде, эшен дәвам итүчеләр бүген дә бар», — дип сөйләде филология фәннәре кандидаты Илһам Фәттахов. 

Әңгәмәдәш мәрхүмнең тормышта да кызык кеше булганын искәртеп, хатирәләре белән уртаклашты. «Балык тотарга ярата иде, ел саен Чишмәле Сапка балык тотарга, кара җиләк җыярга чакыра иде. Хатыны Мөсфия апа, бер авылдаш ханым һәм мине биш сәгатькә Мари урманына илтеп куйган иде. Мари черкиләре белән сугыша-сугыша биш литрлы чиләкне тутырган идек», — дип хатирәләрен барлады Илһам Фәттахов.

Матәм чарасында, шулай ук, Язучылар берлеге вәкилләре, шәкертләре Фирдүс Гыймалтдинов, Рифат Фәттахов, Илдар Низамовның бертуган энесе Айдар Низамов һәм башкалар чыгыш ясады. 

Илдар Низамовны бүген туган ягында — Әтнә районы Чишмәле Сап авылында җирлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100