news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада экстрим-парк төзелеше буенча җәмәгатьчелек белән фикер алыштылар

өзекләндерүнең беренче чираты кысаларында төп мәйдан, скейт-парк, памп-трек, воркаут өчен мәйданчык булдыру һ.б. планлаштырыла.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Түбән Каманың «Ковер» инициатива үзәгендә «Кояшлы алан» паркын төзекләндерү һәм аның янәшәсендә экстрим-парк төзү проекты буенча җәмәгатьчелек белән фикер алышу узды.

Фикер алышуда Түбән Кама мэры Айдар Метшин, шәһәрнең баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов, яшьләр һәм битараф булмаган шәһәрлеләр катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Очрашу башында архитектор аңлатып узганча, планда — парк территориясендә экстремаль объектлар төзү генә түгел, ә аны комплекслы төзекләндерү.

«Парк экстрим-спортчылар өчен спорт базасына әверелмәячәк, ә төрле яшьтәге кешеләрне җәлеп итәрлек мәйданчыклар булган ачык иҗтимагый киңлеккә әйләнәчәк. Тагын бер мөһим факт — экстрим-парк төзелеше хәзер бушлык булган территориядә планлаштырыла, ягъни агачлар зыян күрмәячәк», — ди Эмиль Сираҗетдинов.

Төзелеш ике этапта барачак. Беренче этапка 70 млн сум бүлеп биреләчәк. Төзекләндерүнең беренче чираты кысаларында төп мәйдан, скейт-парк, памп-трек, воркаут өчен мәйданчык, күзәтү зонасы, велороллер трасса, тамашачылар һәм спортчылар өчен ял итү зонасы булдыру һәм аланны төзекләндерү планлаштырыла.

Исегезгә төшерик, экстрим-парк проектын Legato Sports Architecture архитектура-төзелеш компаниясе эшли. Белгечләр концепция һәм генплан эшләүне, дөнья экспертлары белән бергә спорт зоналарын проектлауны, объектлар төзү һәм куркынычсызлык сертификатларын алуны тулысынча үз өстенә алган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы дүрт елда компания Татарстан Республикасында экстремаль юнәлештәге 24 иҗтимагый киңлек төзүне гамәлгә ашырган.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100