Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саратовның Җәмигъ мәчете Рамазан аена багышланган проект игълан итә
«Рамазанны каршылап» проекты кысаларында балалар арасында шигырьләр һәм рәсемнәр бәйгесе оештырыла.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Саратовның Җәмигъ мәчете «Рамазанны каршылап» проектын игълан итә. Ул Изге Ураза ае кыйммәтләрен популярлаштыру максатыннан гамәлгә ашырыла.
«Рамазанны каршылап» проекты кысаларында балалар арасында шигырьләр һәм рәсемнәр бәйгесе оештырыла. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста катнашу өчен Инстаграм социаль челтәренә #Рамадан2021конкурс хештегы белән рәсемне һәм шигырь сөйләгән видеоны куярга кирәк.
Конкурс эшләрен 2021 елның 3 апреленә кадәр урнаштырып бетерергә кирәк. Аның төп шарты рәсемне бала мөстәкыйль рәвештә ясарга тиеш. Рәсемнәрнең төп нөсхәсе бәйге тәмамланганчы конкурс комиссиясенең секретаре Рөстәм хәзрәт Абдульмановка тапшырылачак.
Җиңүчеләр мәктәпкәчә балалар (4-6 яшь), башлангач сыйныф укучылары (7-10 яшь), урта мәктәп яшендәге балалар (11-14 яшь) арасында үткәрелә.
Җиңүчеләр 12 апрельдә Саратовның Җәмигъ мәчетендә «Рамазанны каршылап 2021» бәйрәмендә бүләкләнәчәк
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз