news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте автомобильне техник карауның гамәлдәге тәртибен озайтты

Автомобильчеләргә техник карау узарга кирәк булмаячак, алар элек алган диагностик карталар автомат рәвештә озайтылачак.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Россиядә автомобильне техник тикшерүнең гамәлдәге тәртибен 1 октябрьгә кадәр озайттылар. Бу карарны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады.

«Автомобильчеләрнең һәм профильле бизнесның техник күзәтү буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керүгә тиешенчә әзерләнергә вакыты булачак. Бу хактагы карарны хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалаган», диелә хәбәрдә.

Документ нигезендә, 2021 елның 1 февраленнән 30 сентябренә кадәр срогы чыга торган диагностика карталарының гамәлдә булу срогын 2021 елның 1 октябренә кадәр озайтачаклар.

Билгеләп үтелгәнчә, автомобильчеләргә техник күзәтү узарга кирәк булмаячак, чөнки алар элек алган диагностик карталар автомат рәвештә озайтылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100