news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышның Әҗәкүл авылында кышкы балык тоту буенча «Чабак-2021» бәйгесе булды

Кышкы күңел ачуның махсус кунаклары Рафиль Җәләлиев һәм Эльмира Гильфанова иде.

Актанышның Әҗәкүл авылында кышкы балык тоту буенча «Чабак-2021» бәйгесе булды
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 28 февраль, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Бүген, 28 февральдә Актанышбаш авыл җирлегенә караган Әҗәкүл авылында «Чабак — 2021» кышкы балык тоту ярышы оештырылды. Әлеге традицион ярышта барлыгы 90 hәвәскәр балыкчы катнашты, алар арасында  якын-тирә районнардан килгән кунаклар да бар иде.

 Бәйге нәтиҗәләре буенча иң бәхетле, иң өлкән, иң яшь балыкчыларны, иң актив балыкчы гаиләне, иң зур һәм иң кечкенә балык тотучыларны билгеләделәр.

 Мавыктыргыч шөгыль дә, табигатьтә үзең генә калып ял итү дә, күңел тынычлыгы табу да ул — балык тоту. Ә монысы башкача — күптәнге дуслар очраша, мәзәк хәлләр сөйләнә, ярышу өлеше күңелне җилкендерә, җиңүчеләр билгеләнә.

Ярышларга старт бирелгәннән соң, балыкчылар хөкемдарлар күзәтуе астында балык тоттылар. Жюри hәрбер балыкчының «табыш»ына бәя биреп, күпсанлы номинацияләр буенча җиңүчеләрне ачыклады. Җиңүче итеп танылган һәм призлы урыннарга ия булган балыкчылар оештыру комитеты һәм иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.

 Кышкы күңел ачуның махсус кунаклары Рафиль Җәләлиев һәм Эльмира Гильфанова иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100