news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан - илкүләм проектлар контекстында телгә алынуы буенча медиарейтинг лидеры

Лидерлар өчлегенә шулай ук Краснодар крае һәм Түбән Новгород өлкәсе керде.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы РФ Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы указы контекстында Россия төбәкләренең телгә алынуы буенча медиарейтингның беренче баскычында урнашты. Рейтингны «Медиалогия» компаниясе әзерләгән.

Лидерлар өчлегенә шулай ук Краснодар крае һәм Түбән Новгород өлкәсе керде.

Гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәрләреннән күренгәнчә, 2020 елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 44 юл объектын ремонтларга ниятлиләр. Илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 4,5 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк.

Шулай ук Түбән Кама шәһәренең ике яңа микрорайонында «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 260 урынлы ике балалар бакчасын төзү эшенә керештеләр.

Моннан тыш, гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, илкүләм проектларны гамәлгә ашырган вакытта конкурс процедураларын үткәрү 2019 елда республикада 234 миллион сумга якын акчаны янга калдырырга мөмкинлек биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100