news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Татарстан Президентының тантаналы кабул итүенә барачак гаиләне сайлыйлар

Иң күп балл җыйган гаиләләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк.

Түбән Камада Татарстан Президентының тантаналы кабул итүенә барачак гаиләне сайлыйлар
tat.e-nkama.ru

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). ЗАГС идарәсе «Гаилә — Түбән Кама горурлыгы» дигән конкурс игълан итә. Ул ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Конкурста Түбән Камада яшәүче, гаилә коруларына кимендә 30 ел булган, хезмәт эшчәнлегендә, балаларны тәрбияләүдә, шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында уңышка ирешкән гаиләләр катнаша ала. Гаилә әгъзаларының дәүләт һәм җәмәгать бүләкләре булуы хуплана.

Материаллар арасында — эш урыныннан характеристика, иҗади эшләр (хикәяләр, фотоочерклар, эссе), видео һәм фото, шулай ук гаиләнең шәһәр, республика һәм тулаем илнең иҗтимагый тормышында катнашуын раслаучы документлар хуплана.

1 нче урынны алган гаилә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итүгә чакырыла.

Иң күп балл җыйган гаиләләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасының «Подруга» газетасының махсус санын чыгару планлаштырыла.

Конкурс 2 марттан 31 мартка кадәр үткәрелә. Гаризалар 27 мартка кадәр кәгазь һәм электрон вариантта кабул ителә. Электрон почта: zagsnk@mail.ru.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100