Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Метшин Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөрткән урамнарны төзекләндерүне сорады
Казанда Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә аталган 81 урамны ремонтлау планлаштырыла.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөек Ватан сугышы геройлары исемнәре белән аталган урамнарны капиталь ремонт программасына кертү кирәк. Бу хакта Казан шәһәре Думасының 38нче сессия утырышында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин әйтте.
«Безгә сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре шәһәр советыннан тәкъдим керде. Бүген Казанда сугыш геройлары исеме белән аталган 99 урам бар. Казанда әле алар төзекләндерелә, ләкин бистәләрдә андый игътибар юк. 50 урам сугыш геройлары исемен йөртә. Аларны капиталь төзекләндерүгә шактый акча кирәк», — диде шәһәр мэры.
Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан шушы урамнарны капиталь ремонт программасына кертү инициативасын хуплауны сорады. «Бу Геройларга дан җырлауга зур өлеш булачак», — ди Илсур Метшин.
Ул ата-бабаларыбыз белән горурлану рухын яшь буынга күчерү әһәмиятен ассызклады. «Без Бөек Ватан сугышы тарихын күчереп язу омтылышларын да күрәбез. Безгә балаларыбызга Бөек Җиңү өчен патриотизм хисен сеңдерү кирәк. Кызганыч, без фронт геройларын исән килеш күрүче соңгы буын», — диде Илсур Метшин.
Мэрның хисабыннан күренгәнчә, 2020 елда Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә аталган 81 урамны (барлыгы 59 километр юлны) ремонтлау планлаштырыла.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, урамнар, мемориаль зоналарны төзекләндерү һәм һәйкәлләрне ремонтлау ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз