news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры: Мартның беренче ункөнлеге аномаль җылы булачак

Татарстан башкаласындагы аномаль җылылык Атлантика йогынтысы белән бәйле.

КФУ профессоры: Мартның беренче ункөнлеге аномаль җылы булачак
архив

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда алдагы ункөнлектә җылылык аномалиясе сигез градус тәшкил итәчәк. 8 мартка кадәр шундый һава торышы фаразлана. Бүген профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Алдагы ункөнлектә җылы булачак, явым-төшемнәр көтелми. Гадәттә, язның беренче аенда шәһәрдә айлык уртача температура -5 градус тәшкил итә. Бүгенге көндә тәүлеклек уртача температура -9,6 градус булырга тиеш, ә чынлыкта ул +2,5 градуска тигез. Җылылык аномалиясе 10 градус тәшкил итә», - дип искәртте спикер.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 29 февральдә республикада көн болытлы булачак, көндез аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр, юеш кар һәм кар явачак, кайбер районнарда буран чыгарга мөмкин. Урыны белән томан төшәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан, көчәйгән вакытта тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә -3..+2, көндез -1..+4 градус. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк.

1 мартта аязучан болытлы һава торышы, явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан көнбатышка күчә, талгын. Төнлә -1..-6, көндез -2..+2 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә.

2 мартта шулай ук аязучан болытлы һава торышы, явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә -3..-8, көндез 0..+4 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык хасил булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100