news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин: «Замбези елгасы» зоопаркы быел тулы куәтенә эшли башлаячак

«200 еллык тарихында зоопарк беренче тапкыр ремонт кына түгел, тулы реновация кичерде», — диде шәһәр мэры.

Илсур Метшин: «Замбези елгасы» зоопаркы быел тулы куәтенә эшли башлаячак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда «Замбези елгасы» зоопаркы быел тулы куәтенә эшли башлар дип көтелә. Бу хакта Казан шәһәре Думасының 38нче сессия утырышында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин әйтте.

Аның сүзләренчә, яңа зооботаника бакчасында Африка континентының күп кенә хайваннарын күреп булачак. «200 еллык тарихында зоопарк беренче тапкыр ремонт кына түгел, тулы реновация кичерде. Россиянең һәр шәһәре дә мондый масштаблар белән мактана алмый», — диде Илсур Метшин.

Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, хайваннар коллекциясе белән тулыландырган бизнеска рәхмәтен ирештерде.


news_right_1
news_right_2
news_bot