news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Әтиләр батырлыгы» иҗтимагый бүләге булдырылды

Әлеге бүләк балалар тәрбияләүче, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм торгызу өчен тиешле шартлар булдыручы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы әтиләргә тапшырылырга мөмкин.

(Казан, 28 февраль, Татар-информ). Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы «Әтиләр батырлыгы» иҗтимагый бүләген булдырды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге бүләк балалар тәрбияләүче, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм торгызу өчен тиешле шартлар булдыручы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы әтиләргә тапшырылырга мөмкин.

Ир-атларның күпьеллык намуслы хезмәте, героик гамәлләре һәм дәүләт бүләкләре кебек шәхси казанышлары да, балаларының укуда, эштә, спортта һәм иҗатта ирешкән уңышлары кебек үк, бәхәссез өстенлек булып тора. Шулай ук уллыкка алынган балаларны 5 елдан да ким тәрбияләмәүче ир-атлар, балалары Ватанны саклаганда һәлак булган яки хәбәрсез югалган, яралану, контузия алу, хәрби, хезмәт яки гражданлык бурычын үтәгән вакытта, эштә имгәнеп үлгән аталар да әлеге бүләккә дәгъва кыла алачак.

Бүләкләү материаллары электрон форматта яки кәгазьдә Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Аппаратында 2020 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә. Конкурс комиссиясе быелның 15 маена кадәр иң лаеклы кандидатураларны Иҗтимагый палата советы каравына тәкъдим итәчәк. Бәйгенең нәтиҗәләре Иҗтимагый палата сайтында дөнья күрәчәк.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2020 елның 24 июненә билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100