Язгы ташу вакытында белгечләр йортларга кереп кисәтеп йөриячәк – Андрей Орлов

Су басу мөмкин булган зоналардан халыкны эвакуацияләү маршрутлары планлаштырылган һәм урыннар билгеләнгән.

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Мартның беренче яртысында язгы ташу чорында су басу куркынычы булган муниципаль берәмлекләрдә белгечләр йортларга кереп, халыкка белешмәлекләр өләшеп йөриячәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Орлов хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, бүген республикада 192 торак пункт су басу куркынычы булган зона буларак билгеләнгән. “Быел кар запасы күбрәк, димәк һәр районда диярлек су басу куркынычына дучар зоналар бар. Күңелсез нәтиҗәләрне кисәтү өчен барлык тәкъдим-киңәшләрне ел саен әзерлибез, халыкка белешмәлекләр өләшенә. Су баса калса, халыкны эвакуацияләп, вакытлыча урнаштырып тору урыннары да бар. Һәр районда махсус шундый урыннар әзерләнә. Бу планлы эш, шулай да, гадәттән тыш хәлләргә һәрвакыт әзербез, югалтуларны булдырмау, зыян күрмәү өчен барлык чараларны алдан кайгыртабыз. Барлык муниципаль районнарда язгы ташу чорында йортларга кереп йөрүләр оештырыла. Активистлар “гражданнар, сезнең йортыгызны су басарга мөмкин, ул-бу була калса, хафаланмагыз, вакытлыча яшәп тору урыннары бар” дип кисәтә”, – дип белдерде Андрей Орлов. Аның әйтүенчә, һава торышына карап, белгечләр март башында әлеге эшне башлый.

Су басу мөмкин булган зоналардан халыкны эвакуацияләү маршрутлары һәм урыннары планлаштырылган. Язгы ташу чорында вакытлыча урнаштыру өчен 32 меңнән артык кеше сыйдырышлы 149 пункт билгеләнгән.