news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү турындагы законга кул куйды

Пенсионерлар февраль аенда ук индексацияләнгән түләүләрне алачак.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин бүген 2022 елда пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү турындагы законга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Закон проекты элегрәк Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы тарафыннан хупланган иде.

Дәүләт башлыгы пенсияләрне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак — 8,6 процентка индексацияләү тәкъдиме белән агымдагы елның гыйнвар уртасында Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә чыгыш ясады.Россия пенсионерлары инде февраль аенда ук индексацияләнгән түләүләрне алачак.

Президент шулай ук 2022 елда пенсияләрне гади пенсионерлар өчен генә түгел, хәрби һәм хокук саулау органнары пенсионерлары өчен дә 8,6 процентка индексацияләргә тәкъдим итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100