news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев: Хәзер Россиядә Covid-19 аркасында локдаун кертү файдасыз

Илдә коронавирусның югары патогенлы төре таралган очракта гына киләчәктә локдаун кертелү ихтималын әйтә Россия Федерациясенең Иминлек советы рәисе урынбасары.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа штаммнар таралу аркасында Россиядә локдаун кертелми. Россия Федерациясенең Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев хәзерге вакытта локдаун кертүнең мәгънәсе юк дигән фикерен әйтте.

«Хәзер локдаун кертүнең мәгънәсе юк, бигрәк тә яңа штаммнар барлыкка килгән шартларда. Шуның өчен, Мәскәүнең үзендә дә авыручылар саны артуга карамастан, локдаун игълан ителми, чөнки бу мәгънәсез», — дип белдерде Медведев. Бу хакта РИА Новости яза.

Медведев киләчәктә илдә коронавирусның югары патогенлы төре таралган очракта гына локдаун кертелү ихтималын әйтә. Шул очракта гына әлеге чара үзен аклаячак, диелә хәбәрдә.

«Кызганыч, үтә дә йогышлы, югары патогенлы, бик куркыныч, аннан да куркынычрагы инде мөмкин булмаган штамм барлыкка килүен дә күз алдына китерергә мөмкин. Бу очракта инде йозак элү турында игълан итәргә туры киләчәк», — дип аңлатты ул, мондый хәлнең илдә булмаячагына өметләнеп.

Күптән түгел Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хакимиятнең илдә бернинди дә локдаун кертү турында фикер алышмавын белдергән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100