news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Блогер.Татар» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Җиңүчеләргә 20 мең сум күләмендә акчалата премия, диплом һәм бәйгенең символы булган сувенир - телефон тоткыч бирелде.

Казанда «Блогер.Татар» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Абдул Фархан

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казанда «Блогер. Татар» блогерлар бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгенең икенче һәм өченче этабында җиңүчеләрне акчалата премия белән бүләкләделәр.

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов барлык җиңүчеләрне һәм жюри әгъзаларын ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов исеменнән сәламләде. «Интернетта татар теле бар. Татар теле күп булырга тиеш. Сез бик зур эш алып барасыз. Язылучыларыгыз, караучыларыгыз күп булсын. Бергә булыйк, рәхмәт», — диде ул бүләкләү кичәсендә.

«Блогерлар саны күп түгел, шуңа киңрәк мәйданны колачларга булдык — бөтен кеше дә катнаша алсын өчен шартлар тудырдык. Монда язылучыларның күп булуы да мөһим түгел иде. Номинацияләрне бүлдек: блогерлар (милли шәхесләр) аерым, шәхси битләрен генә алып барган кешеләр аерым көч сынашты. Соңгыларын исә блогер булып китәр дип өметләнәбез», — диде «Матбугат.ру» порталы җитәкчесе, оештыручы Данил Сәфәров.

Аның әйтүенчә, күптән үз аккаунтын ачарга хыялланган кешеләр битләрен бәйге кысаларында ачып җибәргән. «Элек җиде мең язылучысы булып, бәйгедә катнашып, язылучылар саны 40 меңгә арткан кешеләр бар. Үсеш, активлашу күзәтелә. Блогерлыкка килергә оялып торган, тәвәккәллеге җитмәгән кешеләргә этәргеч бирә алдык», — диде ул.

Бәйгедә җиңгән блогер Айваз Садыйров зур хыялы чынга ашканын әйтте. «Нобель премиясен, Оскар сынын алган шәхесләргә кызыгып куя идем. Гаиләм ярдәм итмәсә, бәйгедә катнашмаган булыр идем. Кызымның дөньяга килүе үзенә күрә этәргеч булды, кызыма киләчәккә хат, хатыным белән танышу тарихы һәм дәү әни белән әңгәмә яздым», — диде ул.

«Туган авылым — Наласа» аккаунты хуҗасы Рамил Мөхетдинов фикеренчә, кеше хәзерге вакытта һәрчак нәрсәдән булса да файда эзли. «Бүген һәм хәзер кирәк дигән принцип белән яшиләр. Мин моны саваплы эш дип саныйм, ул авылдашларны берләштерә, алар хатирәне яңарта, шәрехләмә калдыра. Һәр кеше үзеннән якты эз калдырырга тиеш. Эз — сукмакка, тора-бара олы юлга әйләнә», — диде ул.

«Аккаунтны алып барганда кызыклы фактларга да юлыгасың. Мәсәлән, Америка язучысы Джеймс Паттерсонның Наласа авылына сәфәр кылганы ачыкланды. Ул Советлар союзында Цирк фильмында төшкән була. Без аның белән элемтәгә керә алдык. Джеймс Паттерсон исән-сау, үзе безгә җавап хаты язды. Инглиз телендә язылган хатында ул Наласада халык белән очрашуларын яза», — диде ул.

Бәйгедә җиңүчеләрнең исемлеге

«Иң яхшы авыл аккаунты»:

  • Рамил Мөхетдинов (Наласа авылы, Арча районы);
  • Рузалия Тимербаева (Алан авылы, Балтач районы);
  • Руфия Мөхетдинова (Урысбага авылы, Яшел Үзән районы);
  • Гөләндәм Хәлиуллина (Илексаз авылы, Сарман районы);
  • Лилия Гарифуллина (Көшкәтбаш авылы, Балтач районы);

«Авыл турында иң яхшы пост»:

  • Әлмирә Ибраһимова (Бәби авылы, Кама Тамагы районы);
  • Айгөл Гатауллина (Зур Кукмара авылы, Кукмара районы);
  • Айгөл Бикмөхәммәтова (Түбән Уратма авылы, Түбән Кама районы);
  • Ландыш Гарифуллина (Яңа Салавыч авылы, Балтач районы);
  • Инсаф Низамиев (Югары Шепкә авылы, Зәй районы).

Блогерлар һәм медиашәхесләр: Айгөл Тимер, Айваз Садыйров, Эльмира Сираҗи, Алсу Нургатина, Гөлүсә Батталова.

Шәхси аккаунтлар: Эльмира Гарипова, Мөхәрәм Мөхәммәтҗанов, Нурия Шәрәфетдинова (Кыргызстан, Бишкек), Нурия Сираҗиева, Фәния Зиннәтшина.



Галерея: «Блогер.Татар» бәйгесенә йомгак ясаудан фоторепортаж

«Блогер.Татар» бәйгесен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Матбугат.ру» порталы оештыра. Бәйгудә үз һөнәрләре турында татарча блог алып баручы 16 яшьтән өлкән кешеләр катнаша алды. Төп шарт — блогны татар телендә алып бару. Җиңүчеләргә 20 мең сум күләмендә акчалата премия, диплом һәм бәйгенең символы булган сувенир телефон тоткыч бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100