news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк банкта әледән-әле банктан шалтыратулардан ничек котылырга икәнлеген аңлаттылар

Мондый шалтыратуларга бәйле проблемаларны хәл итүнең иң җайлы ысулы – банкның кайнар линиясенә мөрәҗәгать итү.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Банкларның гражданинга кредит рәсмиләштерүне тәкъдим итеп әледән-әле шалтыратуын туктатырга мөмкин.

Бу хакта Sputnik радиосы Россия Банкының финанс хезмәтләрен кулланучыларның хокукларын яклау хезмәте вәкиле Анна Подковкинага сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, алдан хупланган кредитлар турындагы мәгълүмат белән үзләрен яхшы яктан күрсәткән бурычка алучыларга мөрәҗәгать итәләр. Шул ук вакытта, «алдан хуплау» кредит килешүенең инде рәсмиләштерелүен аңлатмый. Бурычка алучыга бары тик белдерелгән шартларда алга таба рәсмиләштерү өчен кредит оешмасына мөрәҗәгать итүне сорыйлар.

Мондый шалтыратуларны закон бозу дип санарга ярамый. Шулай да әгәр клиент моның алга таба да кабатлануын теләми икән, ул аларны туктату үтенече белән кредит оешмасына мөрәҗәгать итә ала.

«Мондый шалтыратуларга бәйле проблемаларны хәл итүнең иң җайлы ысулы – банкның кайнар линиясенә мөрәҗәгать итү. Әгәр бу ярдәм итми һәм шалтыратулар килүен дәвам итә икән, ул чагында кулланучы гариза белән банкка мөрәҗәгать итә һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен элегрәк бирелгән рөхсәттән баш тарта ала», - дип аңлатты белгеч.

Әгәр шуннан соң да шалтыратулар килүен дәвам итсә, ул чагында гражданинга Үзәк банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк һәм регулятор банктан сәбәпнең нидә икәнлеген беләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100