news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васильево бистәсендә эшмәкәрләр карны чистартмаган өчен штраф түләргә тиеш була

Территорияләрен чистартмаучылар «Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу» буенча беркетмә төзү турында хәбәр алачак.

Васильево бистәсендә эшмәкәрләр карны чистартмаган өчен штраф түләргә тиеш була
http://yashel-uzan.ru/

(Яшел Үзән, 28 гыйнвар, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә сатып алу нокталарына керү чын квестка әверелде — кибетләргә машина белән дә, җәяүләп тә якын килү мөмкин түгел.

Кар боткасында машиналар бата, ә җәяүлеләр пычрак кар ерырга мәҗбүр. Көн саен, һәр кибет янында диярлек, көрәк тоткан машина йөртүчеләрне күрергә мөмкин. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әмма, бу атна башыннан ук, барлык эшмәкәрләр һәм кибет хуҗалары ТР КоАП 3.6 маддәсе буенча «Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу» буенча беркетмә төзү турында хәбәр алачак.

«Кар яву беркемгә дә сюрприз булып тормый, территорияләр билгеләнгән вакытта кар һәм боздан чистартылырга тиеш, дип язылган Васильево шәһәр тибындагы бистәсен төзекләндерү кагыйдәләрендә. Проблема ел саен туа һәм без беркемне дә кисәтергә тиеш түгел. Берничә көн дәвамында барлык хокук бозучылар хәбәр алачак һәм штраф түләргә туры киләчәк, — дип шәрехли хәлне бистә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгения Пушилина.

Берәүләр проблемаларны сизмәскә тырышканда, икенчеләре үз клиентларының уңайлыгы турында кайгырта. «Северный» сәүдә үзәге өчен мәйданчык пөхтә итеп чистартылган, кар чыгарылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100