news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советы депутаты Актаныш мәктәпләрендә балалар туклануы белән танышты

Тикшерү барышында мәктәп ашханәләрендә булган проблемаларда күзәтелде.

ТР Дәүләт Советы депутаты Актаныш мәктәпләрендә балалар туклануы белән танышты

(Актаныш, 28 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин эшлекле сәфәре барышында Актаныш мәктәпләрендәге белем алучы балаларның туклануы белән кызыксынды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Тикшерү барышында мәктәп ашханәләрендә булган проблемаларда күзәтелде. Аларның берсе поварларның һәм кухня эшчеләренең хезмәт хакы түбән булу. Икенче җитди проблема ашханәләрдә укучыларга урыннар җитмәү. 

Альберт Галимҗан улы мәктәп җитәкчелеге һәм эшче коллективның менә шул мәсьәләләр буенча фикерләрен тыңлады һәм әлеге проблемаларның һичшиксез Дәүләт Советына ирешәчәген искәртте, диелә хәбәрдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot