news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларны татар теле буенча бушлай курсларга чакыралар

«Ана теле» онлайн-мәктәбе 2013 елда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылды.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанлыларны «Ана теле» онлайн-мәктәбендә укырга чакыралар.  

Казан мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, укулар фонетика, лексика һәм грамматика буенча дәресләр, фильмнар һәм аудиороликлар нигезендә үткәрелә. Проект 72 бүлектән тора.

Түләүсез онлайн-мәктәп 2013 елда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылды. Бу вакыт эчендә 142 илдән 150 меңнән артык укучы белем алды.

Проектка теләгән һәркем кушыла ала, сайтта алдан теркәлү узарга кирәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot