news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда омбудсменга бер ел эчендә мөрәҗәгатьләр саны меңнән арткан

2020 елда республикада яшәүчеләр кеше хокуклары буенча вәкилгә 6 мең тапкыр диярлек мөрәҗәгать иткән.

 Татарстанда омбудсменга бер ел эчендә мөрәҗәгатьләр саны меңнән арткан
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда узган ел омбудсменга килгән мөрәҗәгатьләр саны, 2019 ел белән чагыштырганда, 1146га арткан.

«Узган ел республика халкы кеше хокуклары буенча вәкилгә үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча 5859 тапкыр мөрәҗәгать итте, бу 2019 ел белән чагыштырганда күбрәк. Гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу фактлары турында мәгълүмат телдән һәм язма мөрәҗәгать рәвешендә 3996 [тапкыр], шулай ук 1863 мөрәҗәгать ГЛОНАСС+112 системасы аша килде», - дип сөйләде докладчы.

Сабурская  вәкаләтле вәкил тарафыннан ГЛОНАСС аша кабул ителгән хәбәрләр санының 2,5 тапкырга диярлек артканлыгын — 2019 елда 541 булганлыгын искәртте. Бу системага килгән мөрәҗәгатьләрнең зур өлеше (669) яңа коронавирус таралу сәбәпле, ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә кагылышлы булган.

«Халык контроле» системасына узган ел 76 455 гариза килгән, шуларның 78 проценты инде хәл ителгән. Covid-19 категориясенә 630 мөрәҗәгать җибәрелгән. Алар чикләү чараларын үтәү, волонтерлар ярдәме күрсәтү, күпфатирлы йортларда дезинфекция, саклану чаралары булмау турында булган.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның сайлау участокларының инвалидлар керә алырлык булуын тикшерергә тәкъдим иткәнлеген хәбәр иткән иде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100