news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан шәһәрләре урамнарында видеокамералар санын арттырырга ниятлиләр

2020 елда зур яңгыраш тапкан җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе 1,5 тапкыр арткан.

Татарстан шәһәрләре урамнарында видеокамералар санын арттырырга ниятлиләр

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан шәһәрләре урамнарында видеокамералар санын арттырырга ниятлиләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында шулай дип белдерде.

Утырышта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы эшенә нәтиҗә ясадылар. Ведомство башлыгы Артем Хохорин искәрткәнчә, 2020 елда зур яңгыраш тапкан җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе 1,5 тапкыр арткан.

Мисал өчен, узган ел полицейскийлар җиде ел эзләүдә булган «Идел буе маньягы»ның эзенә төшкән һәм Яшел Үзәндә таксистны үстерүгә бәйле җинаятьне ачкан.

ТР буенча эчке эшләр министрының докладын тыңлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов җинаятьләрне ачуга бәйле уңай динамиканың тынычлану өчен сәбәп түгеллеген искәртте. Ведомстволар һәм муниципаль хезмәткәрләрнең уртак эшчәнлеген дәвам итәргә кирәк.

«Имин шәһәр» аппарат-программа комплексы һәм видеокамералардан файдалану җинаятьләрне ачуда нәтиҗәле чара булуын күрсәтте. Шулар ярдәмендә ике меңгә якын җинаять ачылды. Видеокүзәтүне көчәйтү рәвешендәге мөрәҗәгать бик тә мөһим һәм кирәкле», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100