news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан омбудсмены һәм «Ярдәм» фонды хокукларны яклау буенча хезмәттәшлек итәчәк

Сәрия Сабурская һәм Илдар Баязитов үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Татарстан омбудсмены һәм «Ярдәм» фонды хокукларны яклау буенча хезмәттәшлек итәчәк

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты һәм «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Ул гражданнарның хокукларын яклауга кагыла.

Документка ТР омбудсмены Сәрия Сабурская һәм фонд советы рәисе Илдар Баязитов кул куйды.

«Татар-информ»га Баязитов сөйләвенчә, мондый килешү «Ярдәм» фонды һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты арасында беренче тапкыр имзаланган, гәрчә «күптән инде уңышлы эш алып барылса да».

«Безнең фонд каршында инвалидлар хокукларын яклау белән ныклап шөгыльләнә торган координацион совет булдырылды. Без, шул исәптән, иректән мәхрүм ителү урыннарында булган инвалидларны да күзәтәбез», - диде ул.

Фонд советы рәисе кул куелган килешү буенча юл картасы булдырылачагын да өстәде. «Без бу документ нигезендә хезмәттәшлек итәчәкбез. Без килешүне бер тапкыр имзаладык һәм ул озайтылачак», — дип искәртте ул.

Документ ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы эксперт советы утырышы тәмамланганнан соң имзаланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100