news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә пенсия түләү өчен гаризаларны онлайн рәвештә тапшырырга рөхсәт итәчәкләр

СНИЛС, Россия Пенсия фондыннан белешмә һәм гаризаны да электрон рәвештә тапшырып булачак.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә РФ Пенсия фондына пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү турындагы гаризаларны электрон рәвештә – Пенсия фондындагы шәхси кабинет, дәүләт хезмәтләре порталы яки күп функцияле үзәк аша тапшырырга рөхсәт итәргә тәкъдим итәләр.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әлеге проектны шуның белән кызыксынган органнар каравына тапшырган. Аның буенча СНИЛС кебек документларны да онлайн рәвештә җибәреп булачак. Электрон версияләр нотариусның көчәйтелгән квалификацион имзасы белән расланырга тиеш, аны да офиска барып тормыйча гына алырга мөмкин.

«Бер тапкыр бирелә торган түләүне алу өчен гариза һәм Россия Пенсия фондыннан белешмә дә электрон форматта булачак», - дип искәртә басма.

Моннан тыш, пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында саклый торган гражданнар өчен дә документларны электрон рәвештә тапшыру мөмкинлеге карала. Әмма бу мәсьәлә буенча хәлиткеч карар әлегә билгеле түгел.

Хәзерге вакытта пенсия түләүне сорап гариза тапшыру өчен Россия Пенсия фондының территориаль бүлекләренә яки дәүләтнеке булмаган пенсия фонды офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100