news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә паспорт өчен фотога төшү таләпләре үзгәрде

Кеше паспортка линза, пыяласы каралтылган күзлек киеп төшкән фотолар, шулай ук фотоларның ретушьланган версиясе кабул ителми.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиялеләр паспорт өчен хәтта бераз гына ретушьланган фото да тәкъдим итә алмаячак. Россия Эчке эшләр министрлыгының яңа регламенты төзегән.

Яңа кагыйдәләр буенча гражданнарга битнең үзенчәлекләре үзгәртелгән фотолар тәкъдим итү тыела. Паспорт өчен хәтта бераз гына ретушьланган фото да туры килмәячәк, дип хәбәр итте «Российская газета».

Моннан тыш, гражданин пыяласы каралтылган күзлек, линза киеп, ияген каплап торган шарф тагып төшкән фотоларны кабул итмәячәкләр. Форма һәм өске киемнән төшкән фото да тыела.

«Шул ук вакытта, дини инанулар буенча, озынча түгәрәк битне каплап тормаган очракта, паспортка баш киеменнән фотога төшү рөхсәт ителә», — дип хәбәр итә басма.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100