Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ярамаган урында борылучы машиналарны теркәү өчен тагын бер камера куйдылар
Юл чатларында борылу кагыйдәләрен бозган өчен 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр штраф салалар.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Тихомирнов, Фрунзе урманы һәм Туфан Миңнуллин урамнары чатында хокук бозуларны автомат рәвештә теркәү өчен камера куйганнар. Ул 21 гыйнварда эшли башлаган инде.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, Казанда юл чатларында борылу һәм борылыш ясау кагыйдәләрен бозуны автомат рәвештә теркәү җайланмаларын урнаштыру дәвам итә.
Декабрьдә әлеге чатта «Хәрәкәт турыга яки уңга» дигән юл билгесе урнаштырганнар. Хәзер биредә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне ЮХИДИ хезмәткәрләре видеокүзәтү ярдәмендә контрольдә тота алачак.
Юл чатларында борылу һәм борылыш ясау кагыйдәләрен бозган өчен 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.
Казанда декабрь азагыннан видеотеркәү җайланмалары һәлакәтләр аеруча күп теркәлгән 19 чатта урнаштырылды, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз