Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимова журналистларны акцияләрдә тоткарлау турында: Вазгыять стандарт түгел иде
Татарстан басмалары һәм телеканаллары хезмәткәрләре 23 гыйнварда урам протестлары вакытында тоткарланды.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан журналистларына законсыз урам акцияләрен яктырту өчен шартлар тудырылачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтүенчә, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында үзара хезмәттәшлек җайга салыначак.
«Бу журналистлар өчен гадәти булмаган хәл иде. Күрәсең, сезгә шул ноктада эшләргә җыенуыгыз турында исемлеккә кертсеннәр өчен Эчке эшләр министрлыгы белән сөйләшергә яки урында идентификация кирәк иде. Без бу эшне бергәләп башкарырбыз дип уйлыйм. „Татмедиа“ аша хезмәттәшләремә мөрәҗәгать итәрмен. Киләчәккә вариантны уйларбыз», - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, 23 гыйнварда Казанда протест акциясендә кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен тоткарладылар. Шәхесне билгеләгәннән соң, журналистлар җибәрелде.
«Безнең өчен бу хәл мондый чараларны оештыру ягыннан сабак булыр дип уйлыйм», — дип нәтиҗә ясады Лилия Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз