news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Натфуллин: Милләтара мөнәсәбәтләр — Татарстанның эчке сәясәтендә уңай күренеш

Мәдәният министры урынбасары сүзләренчә, быел республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклау бурычы куелган.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мәдәният министрының урынбасары Дамир Натфуллин милләтара мөнәсәбәтләрнең булуын республикабызның эчке сәясәтендә уңай күренеш дип бәяләде.

«2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, «Татарстанда 173тән артык милләт яши. Бу безнең өчен горурлык. 2020 елның сораштыру нәтиҗәләренә караганда, республикабызның 94,9 процент кешесе башка милләтләргә хөрмәт белән каравын белдергән», — диде ул Халыклар дуслыгы йортында барган түгәрәк өстәлдә.

Дамир Натфуллин республиканың дәүләт милли сәясәте Татарстандагы барлык халыкларның бертигез шартларда яшәвен булдыруга юнәлгәнен әйтте. Шулай ук гореф-гадәтләрен саклау һәм татар халкының һәрьяклап үсеше, Республикада татар халкының дәүләтчелегенең тарихи формасын ныгытуны күздә тотуын билгеләп үтте.

«Президентыбыз бу елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Шуңа күрә быел безнең алда Татарстанда яшәүче барлык милләтләрнең туган телләре, мәдәниятләре үсеше өчен шартлар тудыру бурычы куелды», — диде ул чыгышында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100