Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районында Ленинград блокадасын өзү көнен билгеләп үттеләр
Митингта чүпрәлеләр Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, блокада корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән искә алдылар.
(Чүпрәле, 28 гыйнвар, «Татар-информ», «Туган» як», Гөлия Фәизова). Кичә, 27 гыйнварда, Ленинград блокадасын өзүгә 77 ел тулу уңаеннан Чүпрәле районында истәлекле митинг булды. Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң фаҗигале вакыйгаларның берсен искә алырга район җитәкчеләре, ветеран-әфганчыларчылар, хезмәт коллективлары вәкилләре, укучылар җыелды. Бу хакта район газетасы яза.
Чүпрәле районыннан фронтка киткән сугышчыларны да әлеге блокада читләтеп үтми. Йөзләгән чүпрәлеле солдаты шәһәрне фашистлардан азат итүдә катнаша, һәлак була.
Митингта чүпрәлеләр Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, блокада корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән искә алдылар.
«Бүген блокадалы Ленинградта ниләр булганын күз алдына китерүе кыен. Безнең бурыч — сугыш вакыйгалары, язмышлары шушы чор белән бәйләнгән каһарманнарыбыз турында истәлекләрне саклау, яшь буынга җиткерү», — диде Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов.
Әлеге тарихи дата кысаларында митингта Хәтер һәм Дан елы Башкарма дирекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән «Хәрби хәрәкәтләр ветераннар Советы» җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Виктор Петухов һәм «Форпост» оешмасы директоры Илдус Вәлиуллин бүләкләнде, диелә хәбәрдә.
Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр — 872 көнгә камалышта кала. Шәһәр эчендә 2,5 миллион кеше кала.
Камалышның беренче көннәреннән үк фашистлар шәһәрне бомбага тота башлыйлар. Иң кыены — сугышчыларны һәм шәһәр кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итү була. Булган запас тиз арада юкка чыга. 1941 елның 2 сентябреннән азык-төлеккә карточкалар кертелә. 1941 елның 25 декабреннән Ленинградта яшәүчеләр 200- 350 грамм ипи ала башлыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз