news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда коронавируска каршы кайбер чикләүләр бетерелде

Шул ук вакытта төбәктә гомуми битлек режимы һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы саклана.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). 28 гыйнварда коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы утырышында коронавируска каршы кайбер чикләүләрне бетерү турында карарлар кабул ителде. 

«Башинформ»га Башкортстан Хөкүмәтендәге чыганак хәбәр итүенчә, 29 гыйнвардан республикада төнге клублар ачыла, туйлар һәм дискотекалар үткәрү рөхсәт ителә. Кинотеатрларда залның 70 проценты һәм ачык һавада концертлар уздыру территориясе 85 процентка тутырылачак. Студентлар каникулдан соң офлайн укырга чыга.

Шул ук вакытта төбәктә гомуми битлек режимы һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100