news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артем Хохорин: Узган елда Татарстанда резонанслы җинаятьләр саны кимеде

2020 елда Татарстанда 25 меңнән артык җинаять эше тикшерелгән.

Артем Хохорин: Узган елда Татарстанда резонанслы җинаятьләр саны кимеде
Рамил Гали

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда 2020 елда резонанс тудырган җинаятьләр саны кимегән.

«2020 елда Татарстанда кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерү, талау, урлау кебек зур резонанс тудырган җинаятьләр саны кимеде. Алар арасына фатирдан һәм машина урлау да керә», — диде Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин министрлыкның 2020 ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында. 

Министр сүзләренчә, узган елда республика буенча 25 меңгә якын җинаять эше тикшерелгән һәм судка тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100