news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Хөсәен Вәлиәхмәтов вафат

Аңа 2019 елның декабрендә 69 яшь тулган булган.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Танылган журналист, гомерен журналистикага багышлаган шәхес, бик күп басмаларда җаваплы постлар биләгән, редакторлары булган кеше, язучы, психология фәннәре кандидаты Хөсәен Вәлиәхмәтов вафат. Бу хакта социаль челтәрдә журналист Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте.

Аңа 2019 елның декабрендә 69 яшь тулган булган.

Язучы һәм журналист Хөсәен Хәсән улы Вәлиәхмәтов 1950 елның 22 декабрендә Әлмәт шәһәрендә туа. 1968-1973 елларда Х.Вәлиәхмәтов Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. 1989-1991 елларда Ленинградта Политология институтын тәмамлап, икенче югары белем ала.

Журналистлык хезмәтен Х.Вәлиәхмәтов 1973 елда «Татарстан яшьләре» газетасының әдәби хезмәткәре сыйфатында башлый. Бу редакциядә ул 1985 елга кадәр эшли, аннан бер ел телевидение һәм радиопрограммалары редакторы, ә 1986 елдан 1989 елга кадәр «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хезмәт итә.

1998 елдан Х.Вәлиәхмәтов «Мәгърифәт» газетасын җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100