news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күп балалы гаиләләрдә балаларны санау өчен яңа индикатор кертеләчәк

Хәзер гаиләдә дөньяга килгән һәр сабый статистикада аерым исәпләнәчәк.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстанда күп балалы гаиләләрдә балаларны санау өчен яңа индикатор кертеләчәк. Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина ТР Социаль-икътисади мониторинг комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Демография» илкүләм проектында билгеләнгән төп максат — бала дөньяга аваз салганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү. Әлеге уңайдан яшь, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә булышлык күрсәтүгә аерым игътибар бирелә. Моңа бәйле рәвештә икенче, өченче һәм шуннан соң туган балаларны санау өчен яңа индикатор зур әһәмияткә ия», — дип искәртте спикер.

Моңа кадәр гаиләдә икенче булып һәм аннан соң туган сабыйлар статистикада бергә исәпләнә һәм бер графада языла иде. Хәзер исә һәр бала аерым графада теркәләчәк.

Гатауллина билгеләп үткәнчә, дәүләт статистика органнарына беркетелгән күрсәткечләрнең күбесе «Демография» һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектлары буенча формалаша. Әйтик, белгечләр сәламәт яшәү рәвеше алып бара торган гражданнар санын, хатын-кызларның мәшгульлек дәрәҗәсен, үлем-китем күрсәткечләрен һ.б. бәяли.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасын гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлеген раслаган иде. Аерым алганда, дәүләт башлыгы 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче балалары туган гаиләләргә ана капиталы алу хокукын тәэмин итәргә кушты. Шул ук вакытта, әлеге акчаларның күләме 466,6 мең сум тәшкил итәргә, ә мондый гаиләләрдә икенче сабый дөньяга килгән очракта, аның күләме 150 мең сумга артырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100