news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Слуцкийның Ургантка биргән җавабыннан соң, Миңнеханов инстаграмда шаян ролик куйды

«Рубин»ның баш тренеры Леонид Слуцкий «Беренче канал»да Иван Ургант тапшыруында кунак булды.

Слуцкийның Ургантка биргән җавабыннан соң, Миңнеханов инстаграмда шаян ролик куйды
архив tatarstan.ru

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграм сәхифәсендә шаян видеоролик урнаштырды. Анда «Рубин»ның баш тренеры Леонид Слуцкий «Вечерний Ургант» телетамашасында әйткән сүзләрдән соң, Рөстәм Миңнехановның уйчан фотосы куелган.

Шоу вакытында Слуцкийга шаян сорау бирәләр. «Инстаграмда Рөстәм Миңнехановтан яки модель Виктория Лопыревадан пуш-хәбәр булса, кайсысын беренче ачасыз?» — дип сорый Ургант. Баш тренер бераз аптырашта кала. «Вика постларны еш яза, шуңа күрә ул беренче булачак», — ди Слуцкий.

Роликта әлеге җаваптан соң Татарстан Президентының уйланучан кыяфәттә төшкән фотосы күренә.

Рөстәм Миңнехановның видеоролигы бер сәгать эчендә меңләгән лайк һәм 300гә якын шаян комментарий җыйды. «Без дусларыбызны шулай югалтабыз», — ди блогерларның берсе.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100