news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп функцияле үзәкләрдә хезмәт эшчәнлеге турында белешмә бирә башлаячаклар

Моңа кадәр әлеге хезмәтне Россия Пенсия фонды бүлекләрендә генә тәкъдим итәләр иде.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Россиялеләргә үзләренең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны күп функцияле үзәкләрдә алу мөмкинлеге тудырылачак. Моңа кадәр әлеге хезмәтне Россия Пенсия фонды бүлекләрендә генә тәкъдим итәләр иде. Шул хактагы карар РФ Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.

«Татарстанда мондый хезмәтнең кайчан күрсәтелә башлаячагы төгәл билгеле түгел әле. Хөкүмәт карарыннан алып урыннарда эш башланганчыга кадәр билгеле бер юлны үтәргә кирәк», - дип искәрттеләр Татарстандагы Күп функцияле үзәкнең матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматны, гариза бирүченең теләге буенча, яшәү урынына карамастан, Россия Пенсия фонды һәм Күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы бүлегендә алырга мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100