Чуашстанда “түгәрәк өстәл”

Чуашстанда “түгәрәк өстәл”

(Ульяновски, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Чуашстанның Комсомол районында Татар иҗтимагый үзәге һәм “Вакыт” газетасы редакциясе “түгәрәк өстәл” артында җитди сөйләшү оештырды. Анда 2004 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, алда торган бурычлар каралды. Әңгәмәнең җитдилеген анда катнашучыларның исемнәре дә күрсәтә ала: республиканың мәдәният һәм мәгърифәт министры урынбасары Татьяна Евдокимова, Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Комсомол районы башлыгы Геннадий Волков, татар авылларының хакимият башлыклары, ана теле укытучылары, “Вакыт” газетасы хезмәткәрләре һәм аның актив хәбәрчеләре.

Әңгәмә эшлекле киңәшләшү формасында барды. Чабаксар кунагы – министр урынбасары Татьяна Евдокимова “Вакыт” газетасының соңгы үсеш адымнарына югары бәя бирде. Моңа кадәр 2-3 йөз генә тираж белән чыга килгән газетаның кыска гына арада 800гә җитүендә, яңа мөхәррир Фәрит Гыйбатдиновның эшчәнлегенә канәгатьлек белдерде һәм ярдәм дә вәгъдә итте.

Фикер алышуда шулай ук район башлыгы, газета хәбәрчеләре, ана теле укытучылары һәм Урмай авылы имамы да катнашты. Газетаның тиражын арттыру буенча анык тәкъдимнәр дә яңгырады. Әңгәмә ахырында “Газиз халкым” дигән темага игълан ителгән конкурска йомгак ясалды. Иң яхшы дип табылган язмаларның авторлары – 3 хәбәрчегә министрлыкның Мактау кәгазе һәм бүләкләр тапшырылды. 5 актив авыл хәбәрчесенә һәм бер редакция хезмәткәренә “Вакыт”ның мөхәррире Фәрит Гыйбатдинов редакция дипломнары һәм бүләкләр өләште. Ул үз чыгышында газетаның халыкка якынаю тырышлыгына аеруча тукталып үтте: “Укучы мәнфәгатьләрен игътибар үзәгендә тотарга тырышабыз. Моның нәтиҗәсе дә күзгә күренә башлады: хатлар ишәя, кечкенә хикәячекләр, шигырьләр, җырлар язып җибәрәләр. Димәк, укучы газетага, аның язмышына битараф түгел. Ә без исә, аның теләкләрен канәгатьләндерүне үзебезнең төп бурычыбыз дип саныйбыз. Ләкин республикадагы 40 меңгә якын татар арасында нибары 800 генә әбүнәче булуы белән һич тә канәгатьләнеп булмый. Алда зур бурычлар тора. Бигрәк тә ана теле укытучыларына гозерем зур: мәктәп укучыларының газетага язгалаулары газета өчен дә мөһим, әмма укучыларның киләчәге өчен күпкә мөһимрәк”, - диде Фәрит Гыйбатдинов.

Очрашу җирле артистлар тәкъдим иткән концерт белән тәмамланды.