Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Саескан Тавы-Шәле автомобиль юлына федераль статус биреләчәк
Автоюлны кабул итү-тапшыру процессы киләсе елның июнендә тәмамланыр дип көтелә, диде «Волго-Вятскуправтодор» оешмасы җитәкчесе Илдар Минһаҗев.
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда Саескан Тавы — Шәле төбәк автомобиль юлы федераль милеккә күчәргә мөмкин.
«Шәле-Баулы коридоры буенча актив фикер алышу бара. Бу коридорда Саескан Тавы-Шәле төбәк юлының М7 һәм Казан — Оренбург юлларын тоташтыра 40 чакрым озынлыктагы участогы бар. Хәзерге вакытта җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү эшләре бара. Соңыннан автоюлны кабул итү-тапшыру өчен документларны карый башлыйбыз», — дип сөйләде «Татар-информ»га биргән интервьюда «Волго-Вятскуправтодор» оешмасы җитәкчесе Илдар Минһаҗев.
Аның сүзләренчә, кабул итү-тапшыру процессы якынча киләсе елның июнендә тәмамланачак. «Шулай ук „Росавтодор“ федераль юл агентлыгы белән республика җитәкчелегенең автомобиль юлының бу участогын дүрт полосалы итәргә дигән килешүе дә бар иде», — диде ул.
Элегрәк «Волго-Вятскуправтодор» оешмасы Казан — Малмыж төбәк автомобиль юлын федераль милек итеп кабул иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз