news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы башлыгы урынбасары вакытыннан алда вазифасыннан китә

Район Советы депутатлары чәршәмбе көнне Рәйхан Галимҗанованың вакытыннан алда отставкага китүе турындагы мәсьәләне караячак.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Актаныш район Советы депутатлары чәршәмбе көнне район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанованың вакытыннан алда отставкага китүе турындагы мәсьәләне караячак. Бу хакта «Татар-информ»га район хакимиятендә хәбәр иттеләр.

«Актаныш муниципаль районы Советының 2021 елның 29 декабрендә билгеләнгән чираттан тыш утырышы каравына Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Галимҗанова Рәйхан Фелус кызының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында мәсьәлә кертелде», - дип билгеләп үттеләр хакимияттә.

Элегрәк Актаныш районы җәмәгать зиратындагы хәлдән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәнкыйть утына эләккән иде. Биредә билгесез җинаятьчеләр православие кабереннән хачны кисеп алган.

«Республика өчен мондый күренешкә юл куярга ярамый. Район башлыгы әлеге хәл өчен шәхси җаваплылык тота. Бу хәл җентекләп тикшерүне таләп итә, ә вандализм кылган гаеплеләрне законның бөтен катгыйлыгы буенча җәзага тартырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100