news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уку алдынгылары Ютазы районы башлыгы чыршысына җыелды

Бәйрәмдә районның 100 укучысы катнашты.

Уку алдынгылары Ютазы районы башлыгы чыршысына җыелды
Ильмира Галиева

(Ютазы, 27 декабрь, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Ютазы районы мәдәният йортындагы бәйрәм тамашасына иң алдынгы һәм тырыш укучылар җыелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 Алар укудан тыш төрле бәйге-ярышларда, фән олимпиадаларында җиңүчеләр,  конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясаган, жиңү яулаган спортчылар.

«Сез безнең киләчәгебез! Без сезнең белән горурланабыз һәм уңышлар телибез!», — дип сәламләде аларны район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин. 

Бу тамашада районның 100 укучысы район җитәкчелеге исеменнән Яңа ел бүләге кабул итте. Һәм, әлбәттә, алар өчен сәхнәләштерелгән бәйрәм тамашасы — «Маски» театр студиясе сәхнәләштерүендәге күңелле «Мэри Поппинс, с новым годом» мюзиклы чын ял кичәсе бүләк итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100