news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кремль чыршысы быел беренче мәртәбә телевизион форматта узачак

Яңа ел спектаклен 31 декабрьдә «Карусель» телеканалында күрсәтәчәкләр.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Кремль чыршысы быел беренче мәртәбә телевизион форматта узачак. «Бишенче ел фасылы яки Яңа елны кем уйлап чыгарган?» Яңа ел спектаклен 31 декабрьдә 18:00 сәгатьтә «Карусель» телеканалында күрсәтәчәкләр. Бу хакта каналның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мюзикл Кремль Дәүләт сәхнәсендә узачак. «Әкиятнең төп геройлары — Бәйрәм Традицияләрен Саклаучы һәм Гаджет — Яңа ел серләрен ачачак, төрле илләрдә аны бәйрәм итү мәдәнияте белән таныштырачак һәм бишенче ел фасылы турында барысын да беләчәк. Спектакль персонажлары „Времялет“ ярдәмендә Политехника музеена, Борынгы Римга, Италиягә, Яңарыш чорына һәм Петр Россиясенә мавыктыргыч сәяхәт оештырачак», — диелә хәбәрдә.

Спектакльдә Мәскәү театры һәм кино артистлары, акробатика буенча Россия җыелма командасы, спорт рок-н-роллы буенча дөнья һәм Европа чемпионнары катнашачак.

Кремль чыршысы — 1963 елдан бирле Кремль Дәүләт сараенда уздырыла торган илнең төп Яңа ел спектакле. Тамашага Россиядә һәм БДБ илләрендә яшәүчеләр килә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot