Татарстанда тимер юлчыларга кар белән көрәштә башка предприятие-оешма хезмәткәрләре, резервтагы хәрбиләр ярдәм итә

Төп көч күчмә составны бер юлдан икенче юлларга күчерә торган җайланмаларның иминлеген тәэмин итүгә бирелгән

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Шимбә киченнән бирле туктамый яуган кар тимер юлларда да вәзгыятьне шактый катлауландырды. Горький тимер юлы җитәкчесенең Казан төбәге буенча урынбасары Александр Черемнов сүзләренә караганда, шимбә киченнән бүгенгә кадәр шәһәр яны маршрутларына йөрүче 8 электр поездының, ерак араларга йөрүче 4 пассажир поездының кузгалып китү вакыты 10 минуттан алып 40 минутка кадәр тоткарланган. Үз вакытыннан соңга калып кузгалып киткән дүрт пассажир поездының барысы да Мәскәү юнәлешенә йөрүчеләр. Билгеле булганча, бу ял көннәрендә Мәскәү төбәгендә дәвам иткән карлы яңгыр поездлар хәрәкәтен бездәгендән дә артык кыенлаштырды. Александр Черемнов белдерүенчә, ул юнәлештән килүче барлык поездлар графиктан шактыйга калыша.
Горький тимер юлы җитәкчесенең Казан төбәге буенча урынбасары сүзләренә караганда, бүген тимер юл хезмәткәрләренең бөтен көче поездлар хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итү, магистральне кардан чистартуга куелган. Татарстанда аларга ярдәмгә башка предприятие-оешмалар хезмәткәрләре, резервтагы хәрбиләр җәлеп ителгән. Өстәмә эшче көчләрнең барысы да көрәкләр белән тәэмин ителгән. Төп көч күчмә составны бер юлдан икенче юлларга күчерә торган җайланмаларның (стрелочные переводы) иминлеген тәэмин итүгә бирелгән. Бүген Казан, Ижевски һәм Киров хезмәт күрсәтү төбәкләре журналистлары белән видеоэлемтә аша аралашкан Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун бу эшне югары дәрәҗәдә һәм оператив оештырган өчен ТР Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.
Аның сүзләренә караганда, Горький тимер юлы хезмәт күрсәтә торган кайбер төбәкләрдә электр линияләре өзелү сәбәпле дә поездлар хәрәкәтендә тоткарлыклар туган. Ләкин хәзер торгызу эшләре тәмамланып килә. Магистраль җитәкчесе поездлар хәрәкәтендә массакүләм өзеклекләр юк, дип белдерә.
Синоптиклар фаразларына караганда, Идел буе төбәгендә көчле кар яву 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көнне һава температурасының минус 2 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Аннан алдагы тәүлекләрдә һава аязып, температура минус 12-минус 16 градуска кадәр төшәчәк.