“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы үткәргән конкурста җиңде

Михаил Мироновка бүләкне министрлык башлыгы Ирек Фәйзуллин тапшырды

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Михаил Миронов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан журналистлар арасында үткәрелгән конкурста җиңде.
Ул “Торак төзелеше программаларын гамәлгә ашыру принципларын аңлатучы иң яхшы материал” номинациясендә иң яхшысы дип табылды. Михаил Мироновка җиңүче дипломын бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин тапшырды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Татарстан Республикасы территориясендә “Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды турында”гы Федераль законны, шулай ук 2010 елда торак төзелеше программаларын гамәлгә ашыруны яктыртуга багышланган традицион конкурсында 10 номинациядә 53 гаммәви мәгълүмат чарасы вәкиле катнашты.
Бүген конкурсның җиңүчеләре һәм лауреатларына мөрәҗәгать итеп, Ирек Фәйзуллин Татарстан журналистларының һөнәри дәрәҗәсен билгеләп үтте. Министр республиканың төзелеш тармагындагы барлык вакыйгалар – Универсиада объектлары, Казанның транспорт инфраструктурасы төзелеше, капиталь ремонт программасы, торак төзелеше турындагы мәгълүматларны тәкъдим итеп, мәгълүмати ачыклык сәясәтен дәвам итәргә вәгъдә бирде.