Чаллыда узып баручы елга нәтиҗәләр ясалды

Васил Шәйхразиев: “Шәһәрнең 2011 елга планнары җитди: торак төзелеше, торак йортларны һәм юлларны капиталь ремонтлау”

(Чаллы, 27 декабрь, «Татар-информ»). Бернигә карамастан, Чаллы 2010 елны яхшы уздырды, дип белдерде шәһәр мэры Васил Шәйхразиев “эшлекле дүшәмбе”дә.
Быел барлык өлкәләрдә зур уңышларга ирешә алдык. Россия һәм Татарстанда игълан ителгән Укытучылар елы кысаларында педагогларның статусын күтәрде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Бәек Ватан сугышы ветераннарының торак шартлары яхшыртылды.
Агымдагы елда 800 йорт ремонтланды, 1 балалар бакчасы төзелде, икесе ремонтланды. Быел туучылар саны артты һәм аерылышучылар кимеде, дип билгеләп узды шәһәр мэры. Чаллады 6860 бала туган, бу 2009 ел белән чагыштырганда 1,8 процентка күбрәк.
Хезмәтләр тәкъдим итү өлкәсендә керемнәр артты, “КАМАЗ” ААҖ һәм “Соллерс-Чаллы” кризиска кадәрге күрсәткечләргә ирешергә омтыла.
Чаллыда эшсезләр саны 46 процентка кадәр кимеде.
2010 елда Чаллыда кече һәм урта бизнес өчен каралаган 36 процент республика бюджеты файдаланган. Шәһәрдә кризиска каршы чаралар нәтиҗәсендә зур эшләр башкарылды. Чаллы 2009 елда ук җәмәгатьчелек эшләрен оештыру, эшсезләрне яңадан укыту, шәхси бизнесларын ачу өчен 740 миллион сум җәлеп итә алган Россиядә бердәнбер шәһәр. Быел моношәһәрләрне үстерү программасы буенча торак йортларны ремонтлауга 950 миллион сум федераль акча алган. Бу программа буенча Чаллы барлыгы 1 миллиард 570 миллин сум акча җәлеп иткән.
“Шәһәрнең 2011 елга планнары җитди: торак төзелеше, торак йортларны һәм юлларны капиталь ремонтлау”, - дип билгеләп үтте Васил Шәйхразиев. Чаллы 2011 елны лаеклы каршы ала дип әйтә алабыз”.