Агымдагы елда Горький тимер юлы барлык төп күрсәткечләр буенча планны үтәгән

Пассажирлар әйләнеше күләме, җитештерүчәнлек, вагоннар әйләнеше буенча узган елгы күрсәткечләр арттырылган

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елда Горький тимер юлы барлык төп күрсәткечләр буенча планны үтәгән. Бүген журналистлар белән видеоконференция режимында узган матбугат очрашуында магистраль җитәкчесе Анатолий Лесун шулай дип белдерде. Горький тимер юлы башлыгы 2010 елдагы эшчәнлекнең якынча нәтиҗәләрен игълан итте.
2010 елда ГТЮ хезмәт күрсәткән территорияләрдә төялгән йөк күләме, узган елга караганда якынча 14 процентка арттырылган. Тәүлек эчендә төялгән йөкнең уртача күләме 115,2 мең тонна тәшкил иткән. Магистарльдә йөк әйләнеше күрсәткече дә узган елгы дәрәҗәне 9,5 процентка узып киткән.
Пассажирлар ташуга килгәндә, Горький тимер юлы хезмәтләреннән гыйнвар-декабрь айларында 48 млн. 571 мең пассажир файдаланган. Шуларның 41 млн. 755 меңнән артыгы шәһәр яны поездларыннан файдаланучылар, 6 млн. 875 меңнән артыгы – ерак араларда поездда сәфәргә чыгучылар. Пассажирлар әйләнеше күләме, җитештерүчәнлек, вагоннар әйләнеше буенча узган елгы күрсәткечләр арттырылган.
Анатолий Лесун “Россия тимер юллары” системасында барган реформалар нәтиҗәсендә быел 1 июльдән тимер юл бүлекләренең магистральнең аерым подразделениеләре буларак яшәүдән туктавын ассызыклады. Алар хәзер стуктур предприятие ролендә. Аларның функцияләре дә бүленгән. Мәсәлән, Горький тимер юлының элекке Казан бүлеген бүген ГТЮ Казан хезмәт күрсәтү төбәге алмаштыра.