news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда «Идел буе төбәгендә тел бәйләнешләре» дип аталган VII Халыкара Симпозиум уза
2008 елның 2-5 нче июль көннәрендә В.И.Ульянов - Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында «Идел буе төбәгендә тел бәйләнешләре» дип аталган VII Халыкара Симпозиум үтк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). 2008 елның 2-5 нче июль көннәрендә В.И.Ульянов - Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында «Идел буе төбәгендә тел бәйләнешләре» дип аталган VII Халыкара Симпозиум үткәрелә. Җыен глобальләшү шартларында телне һәм мәдәниятне саклау мәсьәләренә багышлана.
Университетның Татар филологиясе һәм тарихы факультетының татар теле кафедрасы мөдире, профессор Фәһимә Хисамова “Татар-информ” хәбәрчесенә хәбәр иткәнчә, халыкара симпозиумның бишенче-алтынчы утырышлары Ижевскида һәм Чабаксарда узган, дүртенчесе - Финляндиянең Турку университетында. Чабаксарда узган алтынчы симпозиум вакытында Казан дәүләт университетына җиденче утырышны үзләрендә оештыру йөкләнә. Чөнки дөньяда Казан дәүләт университетының дәрәҗәсе югары куела.
Симпозиум программасы «Тел үсеше һәм кулланылышы», «Тел тарихы, диалектлар, ономастика», «Филологиядә яңа информацион технологияләр», «Әдәбият белеме һәм фольклор» кебек юнәлешләрне үз эченә ала.
Симпозиум эшендә дөньякүләм танылган төрки һәм фин-угор телләре белгечләренең катнашуы көтелә. Белгечләрнең күпчелеге Россиянең Идел буе республикаларыннан булыр дип көтелә. Фәһимә Хисамова сүзләренә караганда, бүгеннән үк Германиядән, Төркиядән, Казахстанның Алма–Ата шәһәре университетыннан галимнәр җыенга килергә теләк белдергән. Мари, удмурт, мордва, чуваш, татар һәм башка төрки халыкларның тел бәйләнешләрен чагылдырган форумда барлыгы 150–200 кеше катнашыр дип көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot